Министр «Мәгариф» илкүләм проектының бурычлары һәм аңа керүче федераль проектлар турында җентекләп сөйләде.
Очрашуда катнашкан ата-аналар берләшмәсе вәкилләре Россия Мәгариф министрлыгы башлыгына үз сорауларын бирделәр. Аларны балаларны мәктәпкә яздыру белән мөмкин булган проблемалар, олимпиада хәрәкәтенең һәркем катнаша алырлык булуы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен киртәләрсез мохит булдыру, иртәрәк һөнәри юнәлеш бирү, укытучылар һәм ата-аналар арасындагы низаглар, яшүсмерләр арасындагы кискенлекләр кебек проблемалар борчый.