22 – 24нче февральдә Казанда 8 – 11нче сыйныф укучылары арасында «Безнең мирас» ачык бөтенроссия интеллектуаль олимпиадасының финал туры узачак. Быелгы турнирның темалары «Идел буе» һәм «Халык һөнәрләре».
2018/2019нчы елгы олимпиада сентябрь аенда мәктәп этабы белән старт алды, соңрак шулай ук муниципаль һәм төбәк турлары узды. Финал чараларын Казаннан тыш Россиянең башка шәһәрләре дә кабул итәчәк. Мәсәлән, 2нче, 3 – 4нче, 5 – 6нчы һәм 7 – 8нче сыйныф укучылары өчен ярышлар Самара, Кострома, Чабаксар һәм Түбән Новгородта узачак. Узган ел олимпиада Россиянең 81 төбәгенең 4235 мәктәбеннән, Белоруссия, Казахстан, шулай ук Гвинея, Дания, Италия, Литва, Мальта һәм Словениянең илчелек мәктәпләреннән 272 меңнән артык мәктәп укучысын берләштерде.