ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2019 ел
җомга

13нче февральдә тугызынчы сыйныф укучыларының барысы да мәҗбүри рәвештә рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен тапшырдылар.

14нче февральдән 16нчы февральгә кадәр “Патриот " республика спорт-патриотик һәм армиягә кадәр яшьләрне әзерләү үзәге базасында яшь армиячеләр катнашында «Җиңү» республика хәрби-спорт уены үткәрелә.

Физик культура буенча республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында 35 районнан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 94 укучы катнашты.


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

14нче февральдә Казанда аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 33 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Татар телен – Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак өйрәнүгә кызыксындыру уятуда яңа технологияләр» темасына семинар-киңәшмә узачак.

Яр Чаллы шәһәренең 88 нче мәктәбендә сәламәтлеге чикле булган балалар өчен «Ишетмәүче балаларның сөйләмне аңлауларын һәм аралашуларын формалаштыру» дигән темага республикакүләм фәнни-гамәли семинары узды.

Татарстан Республикасы мәктәп командалары 2018 - 2019 еллар сезонындагы «КЭС-БАСКЕТ» чемпионатында зур юл уздылар инде. Чемпионатта республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 1654 команда катнашты. Иң яхшы командаларны билгеләргә вакыт җитте.

Бүген Татарстанның тугызынчы сыйныф укучылары беренче тапкыр рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узачак.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда шәһәр мәктәпләре җитәкчеләре өчен семинар узачак. Аны Бөтенроссия мәктәп директорлары советы рәисе, Россиянең иң яхшы мәктәпләре ассоциациясе президенты, РФ гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре Әхмәт Чугалаев үткәрәчәк.

2018 елның 5нче октябреннән 2019 елның 15нче апреленә кадәр «Россия укучылары хәрәкәте – үзидарә территориясе» бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә.

Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев 2019 елда илнең әйдәп баручы университетларына 9,9 млрд сум бүлеп бирү турындагы карарга кул куйды. Тиешле документ РФ Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International