Татарстан Республикасы мәктәп командалары 2018 - 2019 еллар сезонындагы «КЭС-БАСКЕТ» чемпионатында зур юл уздылар инде. Чемпионатта республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 1654 команда катнашты. Иң яхшы командаларны билгеләргә вакыт җитте.
«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының төбәк чемпионаты финалы 16 – 18нче февральдә Баулы шәһәренең 3 нче номерлы комплекслы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә узачак.