Россиянең иң яхшы мәктәпләре ассоциациясе президенты Казан укытучылары өчен семинар үткәрәчәк

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Бүген Казанда шәһәр мәктәпләре җитәкчеләре өчен семинар узачак. Аны Бөтенроссия мәктәп директорлары советы рәисе, Россиянең иң яхшы мәктәпләре ассоциациясе президенты, РФ гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре Әхмәт Чугалаев үткәрәчәк.

Ижау шәһәреннән «97 нче гармония-мәктәп» Халыкара белем бирү комплексы директоры ТР башкаласындагы коллегаларына ФДБС (федераль дәүләт белем бирү стандартларын) үтәү шарты буларак белем бирү мохитен үзгәртү, шулай ук педагогларның квалификациясен күтәрү өчен ресурс буларак һөнәри конкурслар турында сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International