Казанда физкультура буенча иң яхшы укучыларны сайладылар

2019 елның 15 феврале, җомга

Физик культура буенча республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында 35 районнан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 94 укучы катнашты.

Физик культура буенча олимпиада 2 турда узды, анда катнашучыларга үз белемнәрен теория буенча һәм практикада күрсәтергә туры килде. Соңгы турга җиңел атлетика һәм гимнастика буенча күнегүләр кертелде.

Олимпиадада Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе укытучыларыннан торган компетентлы жюри эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International