ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

14нче февральдән 17нче февральгә кадәр югары сыйныф укучылары арасында физик культура буенча мәктәп укучыларының  бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды.


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

География буенча БДИда катнашучыларның гомуми әзерлек дәрәҗәсенең  артуы күзәтелә. Алар карталар белән эшләү биремнәрен уңышлы башкаралар, Россия географиясен яхшы беләләр. Географик терминологияне, табигый процессларны һәм күренешләрне, икътисадый географияне өйрәнүгә күбрәк игътибар итәргә кирәк. География буенча БДИ нәтиҗәләрен анализлау педагогик үлчәүләр федераль институты экспертларыннан тәкъдимнәрнең еллык циклын тәмамлый.

16нчы февральдә Мамадышта инвалидлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Чемпионатны ачу тантанасы башланыр алдыннан чаңгычыларга инвалидлар арасында биатлон һәм чаңгы ярышлары буенча дүрт тапкыр дөнья чемпионы Ирина Полякова һәм чаңгы ярышлары буенча паралимпия чемпионы Рушан Миңнегулов котлау сүзләрен җиткерделәр.

15нче февральдә Болгарда "Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында мини-футбол буенча ярышлар узды.

Февраль дәвамында Россиянең барлык төбәкләрендә дә «Ата-аналар белән бердәм БДИ тапшыру көне» акциясе узачак, дип хәбәр итә акция инициаторы – Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль хезмәт матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар телен укытуның сыйфатын күтәрү өчен 2016 елдан “Казан һәм Чаллы мәктәпләренең рус телле төркемнәрендә эшләүче татар теле укытучыларын методик сертификатлаштыру” проекты гамәлгә ашырыла.

Казан шәһәре Совет районының 141 нче урта мәктәбе базасында "Ел укытучысы-2019” һәм "Педагогик дебют-2019” Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Конкурсларда Татарстан башкаласының төрле мәктәпләреннән 12 педагог катнашты.

Мамадыш интернат-мәктәбе укучылары УНИКС (Казан) һәм «Химки» (Мәскәү өлкәсе) баскетбол командалары арасында матчка бардылар.

15нче февральдә Бөгелмә шәһәренең 14 нче татар гимназиясендә Һади Атласи исемендәге төбәкара яшьләр укулары узды. 


15
февраль, 2019 ел
җомга

Бүген Кайбыч муниципаль район Советының 30 нчы утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International