Бүген Кайбыч муниципаль район Советының 30 нчы утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.
2018 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында төп доклад белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады.
Рафис Борһанов сессиядә катнашучыларны икътисади үсешнең гомумреспублика күрсәткечләре белән таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республика программалары кысаларында актив эш алып барыла, район үзәге һәм җирлек төзекләндерелә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына капиталь ремонт ясала, аларның матди-техник базасы яхшыра.