Чаллы укучылары инвалидлар арасында үткәрелгән чаңгы ярышларында Татарстан Республикасы чемпионаты призерлары булдылар

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

16нчы февральдә Мамадышта инвалидлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Чемпионатны ачу тантанасы башланыр алдыннан чаңгычыларга инвалидлар арасында биатлон һәм чаңгы ярышлары буенча дүрт тапкыр дөнья чемпионы Ирина Полякова һәм чаңгы ярышлары буенча паралимпия чемпионы Рушан Миңнегулов котлау сүзләрен җиткерделәр.

Шәһәр стадионында-ипподромда Татарстаннан 7 команда вәкилләре, шул исәптән Яр Чаллы командасы да җыелган иде. Яр Чаллының 88нче номерлы мәктәбенең ике укучысы - Юлия Андреева һәм Дарья Смирнова - команда составында шәһәр данын якладылар. Кызлар 2нче һәм 3нче урыннарны яуладылар. Җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International