Февраль дәвамында Россиянең барлык төбәкләрендә дә «Ата-аналар белән бердәм БДИ тапшыру көне» акциясе узачак, дип хәбәр итә акция инициаторы – Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль хезмәт матбугат хезмәте.
Гадәттәгечә, һәр төбәктә ата-аналар белән БДИда мәгариф министрлары катнаша, ә Рязань һәм Тула өлкәсендә аларга социаль блокның башка министрлары да кушылачак.
15нче февральдә имтиханны Мурманск өлкәсеннән әти-әниләр тапшырган, ә 26нчы февральдә имтихан үткәрү пунктлары ата-аналар өчен 50 төбәктә ачылачак. Шул ук көнне Мәскәүдә БДИны Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов тапшырачак.