Мамадыш интернат-мәктәбе укучылары УНИКС (Казан) һәм «Химки» (Мәскәү өлкәсе) баскетбол командалары арасында матчка бардылар.
Интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр баскетболны яраталар һәм УНИКС БК актив җанатарлары булып торалар. Бу клуб, башкалар кебек үк, “Бер команда!" проектын тормышка ашыра. Спортчылар мөмкинлекләре чикләнгән балаларга социаль адаптациядә ярдәм күрсәтү өчен берләшәләр. Мамадыш интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр командасы - актив катнашучы, «Россиянең Махсус олимпиадасы» проекты ярышларының күп тапкырлар призеры һәм җиңүчесе, ул ONE TEAM гомумевропа социаль программасы белән ярдәм итә!