Яр Чаллы шәһәренең 88 нче мәктәбендә сәламәтлеге чикле булган балалар өчен «Ишетмәүче балаларның сөйләмне аңлауларын һәм аралашуларын формалаштыру» дигән темага республикакүләм фәнни-гамәли семинары узды.
Семинарның практик өлеше дүрт секциядә узды, аларда рус теле, информатика, математика дәресләре, ишетү сәләтен үстерү буенча шәхси дәресләр, мәктәпкәчә белем бирү бүлегендә дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар күрсәтелде.