ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

КНИТУ-КАИ инженерлык лицей-интернатында Казахстан мәгариф министрлыгы вәкилләре булды.


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

16 – 19нчы гыйнвар көннәрендә Казанда тарих фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм региональ этабы узды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә 16 – 19нчы гыйнвар көннәрендә укучылар арасында инглиз теле буенча республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабы узды.

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда «Ел тәрбиячесе – 2019» шәһәр конкурсының финалы узды. Конкурс мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында үткәрелде.

2018 елда информатика буенча БДИда катнашучылар саны рекордлы рәвештә артты.


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

14 – 17нче гыйнварда 8 – 11нче сыйныф укучылары арасында химия буенча бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабы үткәрелде.

12нче  гыйнвардан 26нчы февральгә кадәр Татарстанда 24 фән буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының төбәк этаплары узачак. 

17нче гыйнварда Эшче һөнәрләр елы кысаларында Бөгелмәдәге мәламәтлеге чикле булган балалар һәм яшүсмерләрнең «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Кайсы һөнәр кирәклерәк, кызыклырак, мөһимрәк» дигән темага һөнәри чара узды.

Узган ялларда Иннополис Университетында робохакатон узды. Анда Казан, Йошкар-Ола, Уфа, Иннополис, Екатеринбург, Чаллы һәм Арчадан 9 – 11нче сыйныф укучылары Ардуино электрон конструкторы нигезендә роботлар җыйдылар, физика һәм математика буенча мәсьәләләр чиштеләр.

 

КФУның Психология һәм мәгариф институты  педагогика кафедрасы мөдире профессор Роза Вәлиева һәм педагогика кафедрасы доценты Ләйсән Рыбакованың фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре "Social Integration and Inclusion: Predictors, Practices and Obstacles" Американың танылган Nova Science Publishers (Haupauge, New York, USA) күмәк монографиясендә басылып чыкты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International