ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанның кышкы лагерьларында 7,5 меңнән артык бала ял итте.

Тарих буенча олимпиададан Казан федераль университетының төбәкара фән олимпиадаларының йомгаклау этабы башланды.

Горки-Әмәт урманында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Чаңгыда сәламәтлек көне» акциясе узды. Чаңгы узышында Казанның Е. Г. Ласточкина исемендәге мәктәп-интернатында тәрбияләнүче 15 бала катнашты.


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Казанда мәктәп укучыларының математика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. 

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәте рус теле буенча әңгәмәләрдә катнашу өчен гаризаны 30нчы  гыйнварга кадәр бирергә кирәк булуы турында искәртә.

Россия Мәгариф министрлыгы  «КЛАССная наука» номинациясен раслады. Аны беренче тапкыр Россия фәне көненә багышланган «Фәнгә тугрылык өчен» Бишенче бөтенроссия премиясендә тапшырачаклар.

Казан Кремленең Благовещение соборында хор иҗатының III Республика балалар фестивале узды. Чара Раштуа бәйрәменә багышланган иде.


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

WorldSkills оештыру комитеты 24нче гыйнварда Казанда утырыш үткәрәчәк, аның барышында чемпионатны уздыруга кагылышлы берничә төп карар кабул ителәчәк. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

8 – 11нче сыйныфлар арасында рус телен иң көчле белүчеләр 13 – 15нче гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә узган бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабында көч сынашты.

Имтиханнарны тапшырырга теләүчеләр 2019 елда БДИда катнашу өчен гариза бирә һәм 1нче февральгә кадәр тапшыру өчен предметларны сайлый алалар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International