Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанның кышкы лагерьларында 7,5 меңнән артык бала ял итте.
Тагын 5 меңгә якын укучы кышкы каникулларда мәктәп яны лагерьларына барган — республикада балалар өчен 129 көндезге лагерь оештырылган.
Моннан тыш, лагерьларда авыр тормыш хәлендә калган 375 бала да ял итте.
Кышкы лагерьларда профильле сменалар иҗатка, спорт, экология һәм белеем алуга багышланган иде.