Тарих буенча олимпиададан Казан федераль университетының төбәкара фән олимпиадаларының йомгаклау этабы башланды. КФУга укырга кергәндә 11 нче сыйныфның көндезге туры җиңүчеләренә БДИ нәтиҗәләренә 5 балл, ә призерларга — 3 балл өстәләчәк.
КФУ Мәгариф департаментының Сәләтле укучылар белән эшләү үзәге директоры Диләрә Муравьева сүзләренә караганда, укучыларның Россиянең алдынгы югары уку йортларының берсе студенты булу теләге бик зур. Әйтик, Россиянең 71 регионыннан 23 меңнән артык югары сыйныф укучысы һәм БДБның 6 иленнән 691 катнашучы 2018 елның көзендә сайлап алу интернет-турында катнашты.