Казан интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чаңгы ярышларында сәламәтлек көне үткәрделәр

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Горки-Әмәт урманында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Чаңгыда сәламәтлек көне» акциясе узды. Чаңгы узышында Казанның Е. Г. Ласточкина исемендәге мәктәп-интернатында тәрбияләнүче 15 бала катнашты.
Акция Казанда декабрь башыннан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 100гә якын бала чаңгыга басты. Чаңгыда шуу вакытында балаларга тренерлар – профессиональ спортчылар ярдәм итә. 500 м дистанциягә узганчы, тренерлар балаларга классик һәм тимераякта шуу барышын үзләштерергә ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International