Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә 16 – 19нчы гыйнвар көннәрендә укучылар арасында инглиз теле буенча республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада республиканың 41 районыннан 234 укучы катнашты.
Инглиз теле буенча олимпиада 2 турда үтте. Беренче турда балалар дүрт конкурс буенча язма формада биремнәр үтәделәр: «Listening», «Reading», «Use of English», «Язма сөйләм конкурсы». Икенче турда телдән «Speaking» конкурсы биремнәрен үтәделәр.
Жюри составында КФУның Чит телләр һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтының Тәрҗемә итү буенча югары мәктәп укытучылары булды.