КФУның Психология һәм мәгариф институты педагогика кафедрасы мөдире профессор Роза Вәлиева һәм педагогика кафедрасы доценты Ләйсән Рыбакованың фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре "Social Integration and Inclusion: Predictors, Practices and Obstacles" Американың танылган Nova Science Publishers (Haupauge, New York, USA) күмәк монографиясендә басылып чыкты. Шушы көннәрдә әлеге монография Scopus мәгълүматлар базасы белән индексацияләнде.