ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Ел студенты” республика студентлар премиясенең популярлыгы елдан-ел арта. Аның әле үткәрелә торганына дәгъва кылучылардан 19 номинациядә 500ләп гариза кабул ителгән. Бу, 2014 ел белән чагыштырганда, 100гә артык.


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан ике ел дәвамында укучылар арасында Бөтенроссия олимпиадалары җиңчеләре һәм призерлары саны буенча лидер санала. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов хәбәр итте.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиаданың читтән торып үтү туры тәмамлануы турында хәбәр итә. Йомгаклау турына үтү баллары  Казан (Идел буе) федераль университетының рәсми сайтында урнаштырылган, нәтиҗәләр белән танышу өчен киләсе сылтама буенча үтә аласыз: http://abiturient.kpfu.ru.

2016 елның 20 гыйнварында Казанда химия фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Олимпиаданың региональ этабында  Татарстан Республикасының районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 9-11 сыйныфларда укучы 121 укучы, республикакүләм олимпиадада 8 сыйныфлардан 24  укучы катнашты.


19
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2016 елның февраль аеннан”Ана теле” татар телен читтән торып өйрәнү мәктәбендә катнашучыларны теркәү башлануы турында хәбәр итә. Татар телен өйрәнергә теләге булган һәркемнең “Ана теле” проектында катнашу мөмкинлеге бар.


18
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Быел Татарстанда 95 мәктәп һәм 52 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен төзекләндерү планлаштырылган. 15 гыйнвар көненә 99 объектта эшләр башланган. Мондый күрсәткечләрне бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Чаллыда эш сәфәрендә булды. Ул Чаллы дәүләт педагогика университетының «H2O» яңа бассейнын ачу тантанасында катнашты.

2016 елның 17 гыйнварында Казанда география фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Олимпиаданың региональ этабында  84 укучы катнашты. 

2016 елның 17  гыйнварында Казанда рус теленнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Олимпиаданың региональ этабында һәм республикакүләм олимпиадада  Татарстан Республикасының районнарыннан һәм шәһәрләреннән  8-11 сыйныфлардан 159 укучы катнашты.

Иртәгә, 19 гыйнварда, 11.00дә "Татар-информ" агенлыгында укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадасының төбәк этабын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International