2016 елның 23 гыйнварында Казанда экономикадан бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Олимпиадаларда Татарстан Республикасының районнарыннан һәм шәһәрләреннән 71 укучы катнашты.
2016 елның 23 гыйнварында Казанда физика фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Олимпиаданың региональ этабында Татарстан Республикасының районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 9-11 сыйныфларда укучы 107 укучы, республикакүләм олимпиадада 8 сыйныфлардан 34 укучы катнашты.
“Ел студенты-2015” исеменә быел Икътисад, идарә һәм хокук институтының Яр Чаллы шәһәре филиалы студенты Диана Мамакова лаек булды. Бу хакта бүген “Пирамида” күңел ачу комплексында узган “Ел студенты-2015” республикакүләм премиясендә игълан ителде.
2016 елның 19 гыйнварында Казанда химия дәресе укытучылары өчен республикакүләм семинар узды. Семинарда "Химия в школе" журналы баш редакторы, Россия Федерациясенең атказанган мәгариф хезмәткәре һәм Регионара химия дәресе укытучылары ассоциациясе рәисе Людмила Левина катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Махсус дәүләт стипендиясе стипендиатлары, федераль округ яшьләр форумнарында катнашучылар, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Очрашу Лаеш районында урнашкан "Идел" яшьләр үзәгендә булды.
22 гыйнварда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Ачык ишекләр көне кысаларында, республиканың мәгариф системасындагы методик берләшмәләр җитәкчеләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, “Парламент дәресе-2016” проектын оештыруда катнашучы укытучылар белән очрашты. Чарага барлыгы 99 педагог чакырулы иде. ТР парламентында үткәрелгән чарада республика закон чыгару органы дипутатлары, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Очрашу ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Парламент дәресе - 2016” проектын оештыру комитеты җитәкчесе Римма Ратникова рәислегендә үткәрелде.
Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында, әлеге министрлык каршында оешкан “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” ТР дәүләт программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Иҗтимагый совет утырышы узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Иҗтимагый совет әгъзалары һәм дәүләт программасын тормышка ашыруда катнашучылар фикер алышты.
25 гыйнварда Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында ТРның “Ел студенты-2015” XI еллык студент премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Барлыгы 19 номинациядә иң яхшы студент исемнәре билгеле булачак.
2016 елның 21 гыйнварында Казанда инглиз теле фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Олимпиаданың региональ этабында Татарстан Республикасының 15 районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 9-11 сыйныфларда укучы 98 укучы катнашты.
2016 елның 25 гыйнварында Казанда "Зилант" боз сараенда Идел буе округы югары уку йортлары һәм Казан федераль университеты студентлары арасында туп белән хоккей уенының финалы узачак. Финал уен Россия студентлары көне уңаеннан үткәрелә. Командалар җанатарлары һәм тамашачылар өчен интерактив конкурслар, уеннар һәм акцияләр оештырылачак.