Казанда Россия студентчылыгы көнендә 2015 нче ел студентын сайлаячаклар

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

25 гыйнварда  Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында ТРның “Ел студенты-2015” XI еллык студент премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Барлыгы 19 номинациядә иң яхшы студент исемнәре билгеле булачак.

Россия студентчылыгы көнендә “Пирамида” сәхнәсенә Татарстанның 100 ләп студенты күтәреләчәк. Тамашачылар укуда, спортта, иҗатта, иҗтимагый тормышта, журналистикада, фәнни һәм волонтерлык эшчәнлегендә алдынгы студентлар исемнәрен ишетәчәк.

Быел премия проект тарихында иң күп заявка җыйган – Татарстанның 18 шәһәреннән 476 заявка. Алар арасында Казан, Яр Чаллы, Арча, Буа, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә шәһәрләре бар. Урта һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 100 дән артык заявка килгән.

Премиядә катнашучылар диплом һәм кыйммәтле бүләкләр алачак, ә төп “Гран-при” номинациясендә җиңүче дөньяның теләсә кайсы вузында бушлай уку мөмкинлегенә ия булачак.

Еллык проект ТР Хөкүмәте һәм ТР вузлары ректорлары советы ярдәме белән, ТР Студентлар лигасы тарафыннан уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International