2016 елның 21 гыйнварында Казанда инглиз теле фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Олимпиаданың региональ этабында Татарстан Республикасының 15 районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 9-11 сыйныфларда укучы 98 укучы катнашты.