Россия студентлар көнендә Казанда туп белән хоккей уенының финалы узачак

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

2016 елның 25 гыйнварында Казанда "Зилант" боз сараенда Идел буе округы югары уку йортлары һәм Казан федераль университеты студентлары арасында туп белән хоккей уенының финалы узачак. Финал уен Россия студентлары көне уңаеннан үткәрелә. Командалар җанатарлары һәм тамашачылар өчен интерактив конкурслар, уеннар һәм акцияләр оештырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International