ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Февраль аеннан Сызраньда А. Гайдар исемендәге китапханә (Совет урамы, 71 нче йорт) базасында татар теле дәресләре бирелә башлачак. Ул Сызрань татарлары милли-мәдәни автономия советы тарафыннан оештырыла.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов  Сингапурның "Educare" компаниясе генераль директоры Майк Тируман белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һ.б. катнашты.

Казанда “Ел укытучысы-2016” конкурсының район этабы үткәрелә. Район этабында җиңү яулаган укытучылар катнашачак шәһәр этабы Татарстан башкаласында 5 февральдә старт ала һәм 18 февральгә кадәр дәвам итәчәк.


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

ТРның гомуми белем бирү учреждениеләрендә Россия һәм Татарстан флаглары көн саен эленеп торырга тиешлегенә кагылган закон проекты  ТР парламентының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды.

Татарстанда  һава торышы салкын булу сәбәпле, Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди температурада дәресләр булмау турында искәртә.

2016 елның 24 гыйнварында Казанда рус әдәбиятыннан бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Олимпиаданың региональ этабында  Татарстан Республикасының районнарыннан һәм шәһәрләреннән  8-11 сыйныфларда укучы 164 укучы катнашты. 

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

Кичә Зәйнең 4нче мәктәбендә “Кадрлар резервы” республика проектында катнашучы актив студентлар тарафыннан ТАССР оешуга 95 ел тулуга багышланган интерактив рәвештә тарихи белемнәрне ныгыту чарасы оештырылды. Анда мәктәпнең X сыйныф укучылары санаулы минутлар эчендә Татарстанны танып белү символикаларын әйттеләр, билгеле шәхесләребез хакында ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, укучыларның үз фикерләрен кыю яклый белүләре дә игътибарга алынды. 4 командага бүленеп эшләгән яшьләр үзара ярышып та белемнәрен сынады.


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Кадерле студентлар, аспирантлар һәм укытучылар! Сезне Россия студентлары бәйрәме – Татьяна көне белән котлыйм!

Бүген, Бөтенроссия студентлар көнендә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарихы музеенда “Студентлар десанты” Бөтенроссия конкурсының республика этабына йомгак ясалды. Акциядә аеруча актив катнашканнарга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International