ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Түбән Кама шәһәрендә Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы базасында “Сәнәгать навигаторы” дип аталган республикакүләм эшче һөнәрләр фестивале  узды.  Чарада республиканың утыз  һөнәри белем бирү оешмасы студентлары  катнашты. Алар иҗади проектларын тәкъдим итәргә тиеш иде.  

2016 елның 29 гыйнварында Мамадыш  муниципаль районының 3нче санлы гомуми белем мәктәбендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендә  Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе белән берлектә XIII республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укулары үткәрелде.

27-28 гыйнварда Мәскәүдә мәктәп компанияләренең Бөтенроссия күргәзмә-ярминкәсендә республиканың 12 мәктәп бизнес-компаниясе катнашты. Чараны Junior achievement – Young enterprise халыкара хәрәкәтенең Россиядәге вәкиле “Яшьләр казанышлары” төбәкара иҗтимагый оешмасы оештыра.


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт БДИ-2016 (ЕГЭ-2016) рәсми порталында чит ил телләреннән бердәм дәүләт имтиханының телдән үткәрелә торган сөйләм өлеше буенча күнекмә тестлауны узарга мөмкинлек булдырган сервисны яңарткан.

2016 елның 25-28 гыйнварында Казанда Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларының III Спартакиадасының өстәл теннисы буенча зона этабы узды. Дүрт көн эчендә ярышларда Казан, Яшел Үзән, Чистай шәһәрләре техникум һәм көллиятләреннән 21 команда катнашты. 


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Казанда WorldSkills чемпионатына Россия җыелма командасын әзерләү өчен Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында үзәк ачалар. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов сөйләде.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы 2016 елның 29 гыйнварында Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе белән берлектә Мамадыш  муниципаль районының «3нче санлы гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә XIII республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укулары  үткәрә.

Урта һөнәри белем бирү йортларын кызыл дипломга тәмамлаган абитуриенлар югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар алачак.

Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы студент Рамил Гарифуллин һәм Павел Фадеев "Мобиль робототехника” буенча WorldSkills эшче һөнәрләр халыкара конкурсында катнашу өчен Россия җыелма командасы составына керде.

Нурлат каласының “Чыршыкай” балалар бакчасында “Мин бит татар баласы” дигән темага зур конкурс үткәрелде. Конкурста бакчаның әзерлек төркемнәренә йөрүче барлык татар балалары катнашты. Рус телле балалар бу бәйрәмгә кунак буларак чакырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International