2016 елның 29 гыйнварында Мамадыш муниципаль районының 3нче санлы гомуми белем мәктәбендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендә Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе белән берлектә XIII республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укулары үткәрелде.
Укуларда катнашу өчен Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары мөгаллимнәреннән барлыгы 300 якын эш кабул ителде, шулар арасыннан 70 эш авторы йомгаклау турына чакырылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты һәм Мәгариф идарәсе вәкилләре катнашты. Чараның мактаулы кунагы буларак Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры, филология фәннәре докторы Хатип Йосып улы Миннегулов чакырылган иде.
Конференция кунаклары һәм катнашучылары өчен Мамадыш муниципаль район белем бирү оешмалары тарафыннан күргәзмәләр, мастер-класслар, тәрбия сәгатьләре күрсәтелде. Чарага аерым бер ямь өстәп, «Сандугач» халык уен кораллары ансамбле моңлы гармун тавышлары яңгыратып торды.
Укуларның йомгаклау этабында 4 секция эше оештырылды, чыгышларны күренекле язучылар һәм шагыйрьләр бәяләде. Йомгаклау турына узган һәр укытучыга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы шаһәдәтнамәсе тапшырылды.