10-12 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Белем бирү. Карьера” 16нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе уздырылачак. Күргәзмә эшендә Россия һәм чит ил шәһәрләренең 70тән артык белем бирү учреждениесе катнашырга җыена.
2016 елның 30 гыйнварында Казанда биология фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы үтте һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Олимпиадада барлыгы Татарстан Республикасы мәктәпләреннән 31 укучы катнашты.
Республикада "КЭС-БАСКЕТ" баскетбол лигасы Халыкара Мәктәп Чемпионаты региональ финалы дәвам итә. Финал уеннары 5-7 февраль көннәрендә Зәй шәһәрендә узачак. Чемпионатта Татарстан Республикасы мәктәпләреннән 17 егетләр һәм кызлар командасы катнашачак.
Казанда 6-7 февраль көнне “Бала үсеше һәм тәрбия” темасына белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе “Акыл фабрикасы” узачак. Катнашучылар: ата-аналар, тәрбиячеләр, педагоглар һәм барлык кызыксынучылар!
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 2016/2017 уку елында чит илдә белем эстәү өчен РФ Президенты стипендиясе алуга Бөтенроссия ачык конкурсы уздыра. Конкурс бакалавриат, специалитет, магистратура һәм аспирантурада фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча көндезге бүлектә федераль бюджет хисабына укучылар арасында 23 мартка кадәр үткәрелә.
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан уздырыла торган “Бар җырымны илгә багышладым...” фәнни-гамәли халыкара семинар кысаларында, “Батырлык гасырларда сакланып кала” халыкара ачык конкурсына заявкалар кабул ителә. Аларны 19 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.
Бүгеннән әти-әниләрдән Казан мәктәпләрендә балаларны 1нче сыйныфка кабул итүне сорап язган гаризалар кабул ителә башлый. Теге яки бу мәктәпкә беркетелгән микрорайонда яшәүчеләр өчен бу уку йортына язылу 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Калганнарга 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр вакыт билгеләнгән.
Бүгеннән Казанда әти-әниләрдән балаларны 1-нче сыйныфка кабул итүне сорап язган гаризалар кабул ителә башлады. Җирлектәге мәктәпкә беркетелгән микрорайонда яшәүчеләр өчен әлеге уку йортына язылу 30-нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Калганнарга 1-нче июльдән 5-нче сентябрьгә кадәр вакыт билгеләнгән. 1-нче сентябрьдә Казан мәктәпләрендә 14 меңнән артык бала беренче тапкыр мәктәп өстәле артына утырачак дип көтелә. Бу турыда шәһәр Мэриясендә үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин җиткерде.
2016 елның 1 гыйнварыннан 31 гыйнварга кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 44 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 8 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.
2016 елның 28 гыйнварында Казанда тарих фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Олимпиадада Татарстан Республикасы мәктәпләреннән 8 сыйныфтан 54 укучы һәм 9-11 сыйныфларда укучы 103 укучы катнашты.