«Акыл фабрикасы» белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Казанда 6-7 февраль көнне “Бала үсеше һәм тәрбия” темасына белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе “Акыл фабрикасы” узачак. Катнашучылар: ата-аналар, тәрбиячеләр, педагоглар һәм барлык кызыксынучылар!

Татарстан Республикасындагы төрле оешмалары, балалар үзәкләре җитәкчеләре, мәктәпкә кадәр укытучы педагоглар "Акыл фабрикасы" ның лекторлары булачак. "Бала үсеше һәм тәрбия" юнәлеше буенча белем бирүче чаралар оештырылачак. Мәктәп кысаларында уртак проектларны үстерү буенча төрле семинарлар, балалар үзәкләре җитәкчеләре белән практикумнар булачак. "Мәктәпкәчә белем бирүнең киләчәк моделе" темасы буенча форсайт сессия оештырылачак. Лекция һәм семинарлар әлеге темаларга багышланачак: баланы бишектән үк татар телендә тәрбияләүнең үзенчәлекәре, мегаполиста балаларны тәрбияләү, бала үсешенең төп кагыйдәләре, дини белем бирү, хоумскулинг, мәктәптән тыш белем алу, гаиләдәге рухи тәрбия, полилингваль тәрбия.

"Акыл фабрикасы" катнашучыларына Татарстан республикасының Мәгарифне үстерү институты һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы исеменнән лицензияле сертификат тапшыралачак.

6 февраль сәгать 10.00 да “Акыл фабрикасы” мәктәбенең официаль ачылышы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International