XIII республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укулары

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы 2016 елның 29 гыйнварында Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе белән берлектә Мамадыш  муниципаль районының «3нче санлы гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә XIII республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укулары  үткәрә. Укуларның төп максаты Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту процессында куллану тәҗрибәсе белән уртаклашу, бөек шәхес үрнәгендә туган халкыңа, милләтеңә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү үзенчәлекләрен өйрәнү. Укуларда гомуми белем бирү учреждениеләренең  татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары, музей җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International