“Сәнәгать навигаторы” республикакүләм эшче һөнәрләр фестивале

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

Түбән Кама шәһәрендә Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы базасында “Сәнәгать навигаторы” дип аталган республикакүләм эшче һөнәрләр фестивале  узды.  Чарада республиканың утыз  һөнәри белем бирү оешмасы студентлары  катнашты. Алар иҗади проектларын тәкъдим итәргә тиеш иде.  

Фестиваль кысаларында “Профориентация: һөнәри үзбилгеләнүнең яңа модельләре” дип аталган түгәрәк өстәл узды.  Биредә профориентация эшен  оештыру һәм үткәрү формалары буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International