Татарстанның мәктәп бизнес-компанияләре Мәскәүдә күргәзмә-ярминкәдә алты номинациядә җиңделәр

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

27-28 гыйнварда Мәскәүдә мәктәп компанияләренең Бөтенроссия күргәзмә-ярминкәсендә республиканың 12 мәктәп бизнес-компаниясе катнашты. Чараны Junior achievement – Young enterprise халыкара хәрәкәтенең Россиядәге вәкиле “Яшьләр казанышлары” төбәкара иҗтимагый оешмасы оештыра.
Чара кысаларында укучылар РФ Иҗтимагый палатада эшмәкәрлек белеменең әһәмияте турындагы дискуссиядә һәм Boing, PWC, Barclays, MetLife чараның партнер-командалары офисларында тренингларда катнаштылар.
Күргәзмә-ярминкәдә командалар жюри һәм сатып алучылар хөкеменә үз товарларын һәм бизнес-презентацияләрен тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәдә, Татарстан берьюлы алты номинациядә җиңде, дип хәбәр иттеләр ТР Җәмәгать палатасында.
Түбән Каманың 10 нчы мәктәбенең хуҗабикәләргә электроприборларны сүндерергә һәм газны тикшерергә искә төшерүче тавыш функциясенә ия стильле өй ачкычларын җитештерү проектын тәкъдим иткән «Фортуна» компаниясе “Иң яхшы презентация” номинациясендә җиңде һәм MetLife компаниясеннән махсус призга ия булды.
Казанның 83 нче лицееның «Мастер дерева» компаниясе “Иң яхшы экологик проект” номинациясендә җиңде, ә Казанның 12 нче гимназиясенең «Times to Come» компаниясе - "Иң яхшы дизайн-идея” дә.КФУ ның Лобаческий исемендәге лицее «Вожатый 2.0» командасы – “Иң яхшы мәгариф проекты”, Бөгелмәнең 2 нче лицееннан «3Д зодчий» компаниясе “Мәдәни мирас” номинациясендә җиңә алды һәм Минзәләдән «Geronimo» компаниясе – “Иң яхшы маркетинг” та.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International