Урта һөнәри уку йортларын кызыл дипломга тәмамлаучылар вузга кергәндә өстәмә баллар алачак

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Урта һөнәри белем бирү йортларын кызыл дипломга тәмамлаган абитуриенлар югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар алачак.

Шуны билгеләп узыйк: моңа кадәр бу төр дипломнар исәпкә алынмаган. Шул ук вакытта урта гомумбелем бирү йортлары чыгарылышларының мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлау турындагы аерым үрнәктәге аттестаты югары уку йортына кергәндә игътибарга алынган. Шуңа абитуриенлар вузга укырга кергәндә тигезсез хәлдә булган.

РФ Студентлар хокуклары буенча вәкаләтле Артем Хромовның бу инициативасы хакимият органнары тарафыннан хупланган һәм вузга кабул итүнең яңа кагыйдәләрендә чагылыш тапкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International