“Безнең Татарстан” VI Республика яшьләр форумына гаризалар кабул итә башладылар. Әлеге чара яшьләр өчен менә дигән мәйданчык булып тора. Анда теләгән һәркем катнашып, үз проектын яклап, аны тормышка ашыру өчен фикердәшләр таба ала.
Быелның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасына бәяләр артты. Бу үсеш 8 процент - 180 сумнан 270 сумга кадәр тәшкил итте.
2016 елның 15 гыйнварында Казанда француз теленнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Республикакүләм олимпиаданың абсолют җиңүчесе дип Казан шәһәре Мәскәү районының 9нчы гимназиясе укучысы Илнур Залялетдинов табылды.
«Гыйлем» белем бирү порталы 15 гыйнвардан яңа интернет-адрес буенча эшли башлады. Хәзер фән дөньясы белән татарча танышырга теләүчеләр giylem.tatar сылтамасы аша узып, кызыклы фәнни-популяр мәкаләләр, инфографика, видеодәресләр һәм комикслар белән таныша ала.
Бүген ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган 11 егет һәм кызга яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Фатирлар Садовая урамы, 8б адресы буенча урнашкан яңа йортта урнашкан. Әлеге йорт "Ятим балаларны торак белән тәэмин итү" программасы кысаларында төзелгән.
Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә ректор сайланды. Коллектив конференциясендә, яшерен тавыш бирү белән, ул бертавыштан сәяси фәннәр докторы, доцент Йосып Якупов ректор вазифасына яңадан сайланды.
2019 елда Казанда WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатын уздыру Россиядә сыйфатлы һөнәри белем бирүне үстерүгә ярдәм итәчәк, дип белдерде Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов.
2016 елда БДИда катнашу өчен кирәкле фәннәрне сайлап гаризаны 1 февральгә кадәр генә тапшырырга мөмкин. Ә тугызынчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханын тапшырачак фәннәрне билгеләп гаризаны 1 мартка кадәр язырга тиеш. Гариза укучы укый торган мәктәпкә тапшырыла. Алдагы елларда мәктәпне тәмамлап хәзер урта һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучылар гаризаны яшәү урыннары буенча мәгариф бүлегенә тапшырырга тиеш.
"Зеленая планета" гомумроссия балалар экологик хәрәкәте “Яшьләр күзлегеннән яшел технологияләр” темасына Бөтенроссия конкурсы үткәрә. Анда урта гомуми белем бирү һәм профессиональ белем бирү уку йортлары укучылары, югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Материаллар тематикасы – яшел технологияләрне кулланып җитештерү, экологик мониторингта үз методларың, шулай ук сәнәгать предприятиеләренең рәсми затлары белән әңгәмәләр. Фотоматериаллар файдаланып язылган авторлык мәкәләләрен, видео яки слайд-фильмнарны 15 майга кадәр zelplaneta@mail.ru электрон почтасына җибәрергә була.
Иртәгә, 14 нче гыйнварда, “Сәләт” клубы координаторлары һәм активистларының семинар-киңәшмәсе ачылачак. Ул 13-15 гыйнварда Биләрдә “Фәнсар” фәнни-белем бирү үзәгендә узачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.