Казанда узачак WorldSkills чемпионаты һөнәри белем бирүне үстерүдә ярдәм итәчәк

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елда Казанда WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатын уздыру Россиядә сыйфатлы һөнәри белем бирүне үстерүгә ярдәм итәчәк, дип белдерде Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов.

Россия 2019 елда Казанда Бөтендөнья эшче һөнәрләр чемпионатын үткәрү хокукына ия булды. WorldSkills International  - эшче һөнәрләрне популярлаштыру, бөтен дөнья буенча һөнәри әзерлек һәм квалификация статусын һәм стандартларын  үстерү максатына  ия булган халыкара хәрәкәт. WorldSkills халыкара чемпионаты эшче һөнәрләрне популярлаштыручы иң  эре һөнәри осталык ярышларының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International