Бүген КФУның “Уникс” мәдәни-спорт комплексында Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә кертүгә багышланган семинар-киңәшмә уздырылды. Чарада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары – “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) комплексын гамәлгә кертү департаменты җитәкчесе Александр Карпов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Дәрестән тыш һәм сәламәтлек саклау эшчәнлеге программаларын гамәлгә ашыру секторы әйдәп баручы киңәшчесе Жанна Соркина һ.б. катнашты.
14-17 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасының Лаеш районындагы “Идел” яшьләр үзәгендә беренче мәртәбә “Сәләт-Олимп” – фән олимпиадаларына әзерләү мәктәбе оештырыла.
11 гыйнварда Иннополис университеты карамагындагы сәләтле балалар өчен мәгълүмати технологияләр лицее ачылды. Уку йортын ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, аның урынбасары Илдар Мөхәммәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Хәнифов, Иннополис шәһәры мэры Егор Иванов, Иннополис университеты директоры Кирилл Семенихин, “Иннополис” махсус икътисади зона” ААҖ генераль директоры Игорь Носов катнашты.
Бүген, 11 нче гыйнварда, Казанның 121 нче лицей базасында (178 нче мәгариф үзәге) А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты (КАИ) каршында инженерлык лицее ачылды.
12 гыйнвардан 10 нчы февральгә кадәр Татарстанда төрле предметлар буенча укучыларның республика олимпиадасының йомгаклау һәм бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узачак.
Казан шәһәренең ата-аналар карамагыннан мәхрүм булган балаларны гаиләгә урнаштыруда, алмаш гаиләләр әзерләүдә һәм әйдәп баруда ярдәм итүче үзәктә 2015 елның 9 гыйнварда Казан шәһәрендә, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән районнарында алмаш гаиләләрдә тәрбияләнүче 100 бала өчен Яңа ел бәйрәме узды.
Муниципалитетларда 300 дән артык лагерь оештырылган. Яңа ел каникулларында мәктәп яны лагерьларында 13 меңнән артык бала ял итә ала. Бу хакта 5 январда ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов сөйләде. “Безнең төп бурыч – бәйрәмнәрдә балаларның ялын файдалы оештыру”, - дип ассызыклады ул.
КФУның “Уникс” комплексында 29 гыйнварда “Зилант” XVI ачык шәһәр экологик форумы була. Эшләрнең темасы – “Татарстан туфракларын саклау проблемалары”. Быел аеруча игътибар күләмле оештыру (агитбригадалар) һәм табигать саклау секцияләренә юнәлтеләчәк. Форумда актив катнашучылар Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгын Үзәк территориаль идарәсенең грамоталары белән бүләкләнәчәк, диелә әлеге министрлык хәбәрендә.
Атка атланып 2016 ел килде. Ә Саба аграр көллият студентлары елны күркәм уңышлары, күңелле чаралары белән каршы алды. Уку, спортта булган казанышларыннан тыш үзләрен кар-боздан да матурлык тудырырга сәләтле булуларын исбат иттеләр. Төнге утлар яктысында җанланып китәрдәй булып елмаючы ул кар сыннары арасына һәрдаим Саба халкы гына түгел, бу хозурлыкка сокланыр өчен тирә-юнннән халык бик күп килде.
11 гыйнварда инновацион гомуми белем бирү учреждениесенең яңасы - Иннополис лицее ачыла. Аны ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Иннополис мэры Егор Иванов һ.б. рәсми затлар катнашуы көтелә. Интеллектуаль сәләтле балалар өчен ачыласы лицей математика, физика, информатикадан көчлеләрне җыя, ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән гамәлгә ашырыла.