Алмаш гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Яңа ел бәйрәме

2016 елның 10 гыйнвары, якшәмбе

Казан шәһәренең ата-аналар карамагыннан мәхрүм булган балаларны гаиләгә урнаштыруда, алмаш гаиләләр әзерләүдә һәм әйдәп баруда ярдәм итүче үзәктә 2015 елның 9 гыйнварда Казан  шәһәрендә, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән районнарында алмаш гаиләләрдә тәрбияләнүче 100 бала өчен Яңа ел бәйрәме узды. Бәйрәмне үзәк белгечләре “Без бергә” иҗтимагый оешмасы әгъзалары белән берлектә оештырдылар, бүләкләр әзерләделәр. Балалар өчен бәйрәм табыны әзерләнде. Яңа Ел бәйрәменең төп персонажлары булган  Кыш Бабай, Кар Кызы һәм Убырлы карчык кызыклы  конкурслар, шаян уеннар уздырдылар. Балалар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр һәм яраткан җырларын җырладылар.

Бәйрәм табынын һәм бүләкләрне «Алтын Әнием» Хәйрия Фонды, «Электроцентр», “Балалар дөньясы” кибетләре һәм исемнәрен атарга теләмәүче иганәчеләр әзерләделәр.

Әлеге Үзәк һәм “Без бергә” иҗтимагый оешмасының бергәләшеп Татарстан Республикасында алмаш гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен оештырган зур чараларның чираттагысы булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International