ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2015 ел
сишәмбе
Иртәгә КФУның “Уникс” комплексында ТР Студентлар лигасы конференциясе уздырыла. Анда Татарстанның 9 шәһәреннән һәм 35 уку йортыннан 500ләп студент җыела. Чарада ТР дәүләт хакимияте вәкилләре, вузлар һәм ссузлар ректорлары, проректорлары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашуы да көтелә.
Казанга WorldSkills International президенты Саймон Бартли җитәкчелегендә WorldSkills International (WSI) комиссиясе әгъзалары килде.
Кунакларны “Казан” халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” автоном коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры Азат Кадыров каршы алды.
2015 елның 23-24 мартында Тәтеш муниципаль районында Советлар Союзы Герое П.С. Ханжин исемендәге 1нче номерлы Тәтеш урта мәктәбендә педагогик осталык буенча республика конкурсларының зона этаплары уза. Биредә республиканың алты районыннан конкурсның мәктәп һәм муниципаль этапларында уңышлы чыгыш ясаган 29 иң яхшы укытучы җыелды. Быел алар “Ел укытучысы-2015”, “Математика укытучысы-2015”, “Физика укытучысы -2015”, “Химия укытучысы-2015” исемнәрен алу өчен көч сынаша.
27 мартта – Халыкара театр көнендә Фатиха Аитова исемендәге 12нче гимназиядәсендә истәлекле чара оештырыла. Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, укытучыларның һәм укучыларның аның истәлегенә багышланган II республика конференциясе уздырыла.

23
март, 2015 ел
дүшәмбе
23 марттан 24 апрельгә кадәр Россиядә БДИны вакытыннан алда тапшыру этабы уздырыла. Анда 9 меңләп укучы катнаша. Бу төр сынауны мәктәпне алдагы елларда тәмамлаучылар һәм педогогик совет карары белән имтиханга керү рөхсәте алган быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра.
Казанның Идел буе районы 83нче лицеенда “Ел укучысы-2015” шәһәр конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Бу исемгә Казанның Яңа Савин районы 7нче лицей-интернат укучысы Евгений Кива лаек булды.
2-4 апрельда Казанда,  Россия һәм Беларусия халыклары берләшү көне уңаеннан Белорус киносы көннәре узачак. Фильмнарны "Мир" кинотеатрында һәм Халыклар дуслыгы йортында күрсәтәчәкләр.
2015 елның 20-21 мартында Минзәлә муниципаль районында "Ел укытучысы-2015" республика конкурсының зона этабы узды. Зона этабында Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары һәм Яр Чаллы шәһәреннән 25 укытучы катнашты.
Математика буенча БДИны тиешле вакытыннан алда тапшыручылар имтихан нәтиҗәләре турында апрель башында беләчәк. Мәктәпне быел тәмамлаучылар җыйган балларын үз мәктәпләрендә, башкалар исә имтихан тапшырырга теркәлгән урында белешә ала.

20
март, 2015 ел
җомга
Бүген, 20 мартта Алексеевск районында “Татарстан Республикасы ел тәрбиячесе-2015” республика конкурсының ахыргы зона этабы узды. Әлеге зона этабында республиканың Алексеевск, Әлки, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай районнарыннан иң яхшы тәрбиячеләр көч сынашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International