Иртәгә КФУның “Уникс” комплексында ТР Студентлар лигасы конференциясе уздырыла. Анда Татарстанның 9 шәһәреннән һәм 35 уку йортыннан 500ләп студент җыела. Чарада ТР дәүләт хакимияте вәкилләре, вузлар һәм ссузлар ректорлары, проректорлары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашуы да көтелә.
ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров конференциядә оешманың соңгы 1 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясаячак. Бу вакыт эчендә ТР Студентлар лигасы 3 федераль проект уздырган: “Ел студенты” Бөтенроссия илкүләм премиясе, “Студентлары булган Россия” (“Россия студенческая”) һәм “Медиаяз” форумнары. Конференция кысаларында актив яшьләргә Рәхмәт хатлары тапшыру да күздә тотыла.
Шуннан соң конференция эше түбәндәге секцияләргә бүленеп дәвам иттереләчәк: фән һәм мәгариф, медиа, сәламәт яшәү рәвеше, спорт һәм иминлек нигезләре, социаль мәсьәләләр һәм студентларны хокукый яктан тәрбияләү, мәдәният һәм иҗат, студентлар үзидарәсе. Секцияләр эше көз көне уздырылачак ТР Студентлар конгрессына киңкүләмле әзерлек булачак.