9 һәм 10 декабрьдә Казанда "2014-2015 уку елында урта гомуми һәм төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестацияләрен үткәрү технологияләрен норматив тәэмин итү һәм камилләштерү" дигән Бөтенроссия киңәшмәсе уздырыла.
Киңәшмәдә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләренең мәгариф һәм фән министрлары һәм департамент җитәкчеләре катнаша.
Бүгенге көндә Татарстанда 3тән 7 яшькә кадәр 2951 бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә чиратын көтә. Бүген бу хакта Татарстанда балалар мәктәпкәчә учреждениеләре һәм мәктәпләр төзү һәм реконструкцияләү планнарына багышланган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов хәбәр итте.