2014 елның 1 декабрендә Бөгелмә шәһәрендә республикакүләм физика һәм математика укытучылары Форумы уза. Форумда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Мәскәү дәүләт педагогика университеты ректоры Алексей Семенов, математика һәм физика укытучылары, мәгариф идарәләре җитәкчеләре һәм укыту-методик эшчәнлек буенча урынбасарлар катнаша.
2014 нче елның 12 нче декабрендә белем күтәрү һәм һөнәри әзерлек программаларын (модульләрен) бәяләү буенча Республика Экспертлар советы утырышы үткәрелә.