“IТ-чемпион” Республикакүләм конкурсының II этабында җиңүчеләр билгеле

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
2014 елның 23 декабрендә Казанда “IТ-чемпион” Республикакүләм конкурсының II этабы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узачак. Исегезгә төшерәбез, конкурс ике этапта “Иң актив мәктәп укучысы” һәм “Иң актив мәктәп” номинацияләре буенча үткәрелде. 2014 елда “Иң актив мәктәп” номинациясендә 1 368 мәктәп катнашты. Республиканың һәр районыннан иң актив мәктәп интерактив җиһаз, ә 3 лидер-мәктәп өстәмә мобиль сыйныфлар белән бүләкләнәчәк.
Ә “Иң актив укучы” номинациясендә 110 меңнән артык мәктәп укучысы катнашты. “IT-чемпион” конкурсы кысаларында укучылар өлкәннәргә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы турында сөйләде, шәхси кабинетлар белән эшләргә һәм электрон хезмәтләрне түләргә өйрәтте.
Топ-10 иң актив мәктәп укучысы исемлегенә Яшел Үзән, Тукай, Буа, Лениногорск, Теләче, Кайбыч районнары һәм Казан шәһәрендә яшәүче егет-кызлар керде. Республиканың һәр муниципаль районыннан 3 иң актив укучы ноутбуклар белән бүләкләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International