19 декабрьдә РФ Дәүләт Думасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) физкультура-спорт комплексын кертү өлкәсендә Бөтенроссия проектлар конкурсы финалы узды. Кукмараның 4 нче урта мәктәбе физкультура укытучысы Айрат Шаһабиев конкурста 1 нче урынны алды, аның дәресе иң яхшысы дип табылды.
Агымдагы елның ноябреннән алып РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия халыклар дуслыгы университеты белән бергә ил субъектларында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) физкультура-спорт комплексын кертү өлкәсендә Бөтенроссия проектлар конкурсын үткәрде. Конкурс гомум белем бирү, урта һөнәри белем һәм өстәмә белем бирү оешмаларында укучыларның хәрәкәт активлыгын күтәрү, физкультура-сәламәтләндерү программаларын гамәлгә кую, ГТО шартларында физик культураны үстерүне тәэмин итүче иң яхшы проектларны гамәлгә кую максатыннан үткәрелә.