Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Мәскәүдә Каюм Насыйри исемендәге институтның белем бирү-мәдәни үзәге ачыла
2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
17 декабрь көнне Мәскәүдә Каюм Насыйри исемендәге институтның белем бирү-мәдәни үзәге ачылачак. Үзәк Муса Җәлил исемендәге татар компонентлы этномәдәни юнәлештә эшләүче 1186нчы мәктәп базасында оеша. Ачылыш тантанасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм Татарстанның башка рәсми вәкилләре, шулай ук Мәскәү шәһәре хөкүмәте вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Каюма Насыйри исемендәге институт КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында төзелгән иде. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршындагы Каюм Насыйри институты татар телен таныту, аңа өйрәтү өчен дөньяда үзенең үзәкләрен булдырачак. Аның беренчесе нәкъ менә Мәскәүдә ачылачак та инде, ди проект авторлары.
Мәскәүнең 1186нчы мәктәбенең материаль-техник базасы белән, кабинет һәм заллары, китапханә һәм музее белән танышканнан соң Рәдиф Җамалетдинов Каюм Насыйри исемендәге институтның бер үзәген нәкъ биредә ачарга кирәк дигән фикергә килгән. Әлеге мәктәптә педагоглар төркеме дә көчле, ди ул. Мәктәптә үзәк өчен аерым бүлмә дә биреләчәк.
Институт белем-мәдәни үзәген мөһим җиһазлар һәм дәреслекләр, энциклопедия, сүзлекләр белән тәэмин итүне максат итеп куя. Үзәктә татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар оештырыла. Казаннан килгән педагоглар татар әдәбияты буенча фәнни конференцияләр дә үткәрәчәк, ди проект авторлары.
Институт юкка гына Каюм Насыйри исеме алмаган. Танылган татар мәгърифәтчесе, фикер иясе, этнограф-галим, тел белгече, язучы, педагог гомер буе рус белән татар мәдәниятен якынайтуга омтылган.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Миңнеханов яшьләргә патриотик тәрбия бирүне стратегик бурыч дип атады
Татарстанда волонтерлык хәрәкәтен эзлекле рәвештә үстерергә һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча эшне көчәйтергә кирәк.
Татарстан 2026 елгы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы бишлеккә керде
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы — илнең төп интеллектуаль ярышы, ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә.
10 миллионнан артык кеше «Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» сервисын куллана
«Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» кушымтасы ата-аналарга һәм укучыларга уку процессын контрольдә тотарга һәм көндәлек тормышны планлаштырырга ярдәм итә.
Әлмәттә 88 миллион сумга 5нче гимназиягә капиталь ремонт ясыйлар
2 700 квадрат метр мәйданда электромонтаж эшләре, инженер-техник челтәрләрен яңарту, бина эчен бизәү эшләре планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз