Казанның Залесный бистәсендә яңа балалар бакчасы ачылды

2014 елның 9 декабре, сишәмбе
Казанның Киров районындагы Залесный бистәсендә 82-нче номерлы “Гөрләвек” дип исемләнгән яңа балалар бакчасы ачылды, ул 220 урынга исәпләнгән. Гомуми мәйданы 10 мең квадрат метрдан артык булган балалар бакчасы территориясендә зур спорт-уен мәйданчыгы төзелгән, ә балалар бакчасы үзе 4,2 мең квадрат метрдан күбрәк мәйданны алып тора. 220 балага үз ишекләрен ачкан “Гөрләвек” балалар бакчасында музыка һәм спорт заллары, методик кабинет, медицина блогы, татар һәм инглиз телләрен өйрәнү өчен кабинетлар бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International