ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
10 октябрьдә Казан Үзәк стадионының өсте каплаулы җиңел атлетика манежында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы финалы уза. Ярышларда республиканың бөтен районыннан 1,5 мең педагог, мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре катнаша.

Укытучылар бәйрәмендә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин мәгариф идарәсенә Франциядә стажировка үтү өчен сертификат бүләк иткән иде. Бу көннәрдә мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары – барлыгы 21 кеше анда квалификацияләрен күтәрә, чит илнең белем бирү алымнары белән таныша.


6
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Казан "Баскет-хол"ында кичә билгеләп үтелгән Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм узды. Анда Татарстан Президеты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Тантаналы чара башланыр алдыннан ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, СССРның халык укытучысы Әнәс Сәлахов һәм КФУ ректоры Илшат Гаффуровтан видеокотлаулар күрсәтелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, бүгенге көндә республика мәгариф системасында 74 меңгә якын кеше эшләвен билгеләп үтте. "Бу республиканың гаять зур интеллектуаль потенциалы", - дип ассызыклады ул.

5
октябрь, 2014 ел
якшәмбе
Хөрмәтле укытучылар, хезмәт ветераннары!
Бүген бездә зур бәйрәм – Укытучылар көне. Республикабызда яшәүчеләрнең өчтән бере –т угыз меңнән артык кеше – мәгариф белән бәйле. Бу үзе бер гаскәр кадәрле.
Сезгә – белем дөньясына юл күрсәтүчеләргә булган ихтирамның тирәнлеген ачып бирә алырдай сүзләр табу җиңел түгел. Беренче укытучы турында истәлекләр һәрчак иң якын кешеләребез белән бер рәттә тора. Үзлектән фикерләргә, мөстәкыйль булырга өйрәткән, сәләтләребезне ачырга ярдәм иткән укытучыларыбызны без гомер буе истә тотабыз. Дәресләр дә, мәктәп тә, укучы да, хәтта җәмгыять үзе дә, укытучыларыбыз, Сездән башлана.
6 нчы октябрь көнне Казанда Халыкара Укытучылар көненә багышланган зур тантана узачак.
Казанның “Баскет-холл” спорт корылмасында оештырыла торган чарада Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашуы көтелә. Бәйрәмгә чакырылган Татарстанның 3,5 меңнән артык укытучысын һөнәри бәйрәм белән тәбрикләячәкләр.
Зәй районы педагоглары сингапурча укыту алымнарының беренче этабын уңышлы куллануга кереште.
Зәйнең 4нче мәктәбендә, бу яңа укыту методикасын өйрәнү максатында, тагын ике көнлек семинар-тренинглар оештырылды. Әлеге белем йорты районда бердәнбер “Школа превосходства” исемен алды.

3
октябрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 1нче сентябреннән  30нчы сентябрьгә  кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 54 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 21  мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында. 
Бүген Казанда Белем сыйфатын мониторинглау республика үзәгендә, якынлашып килүче Укытучылар көне уңаеннан, иң яхшы мәктәп директорларын, укытучыларын, балалар бакчалары мөдирләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Белем бирү учаклары җитәкчеләре һәм укытучыларын ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бүләкләде.
2015 елның 1 гыйнварына кадәр Татарстан мәктәпләрендә ата-аналардан теләсә нинди акча җыюга чик куелырга тиеш, хәзерге вакытта бу ата-аналар комитеты, хәйрия фондлары һәм башка алымнар белән башкарыла. Бүген журналистларга ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сөйләгәнчә, кичә район һәм шәһәр мәгариф идарәләренә тиешле тәкъдимнәр белән хатлар юлланган. Бу хакта республика прокуратурасына хәбәр ителгән.
Зәйнең 3нче мәктәбе укучылары бу көннәрдә Орел шәһәренә II Бөтенроссия гимназиядасына спартакиада юл ала. Биредә 5-11 октябрьдә мәктәп укучылары арасында спорт ярышлары үтәчәк. Анда Зәй данын 3нче җиңел атлетика буенча 11 яшь спортчы яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International