ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2014 ел
җомга
Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендә “Россиянең ел укытучысы-2014” Бөтенроссия бәйгесенең I турына нәтиҗәләр ясалды. Анда Бөтенроссия ярышы финалына үткән лауреатларның исемнәре билгеле булды. 15 финалист арасына Татарстан вәкиле – Нурлат шәһәренең 1нче урта мәктәбе биология укытучысы Алла Головенькина да керде.

2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
6 октябрьдә Казанда республикабызда бердәнбер булган Милли мәгариф үзәге ачылу тантанасы узачак. Әлеге үзәк үз эченә “Балакай” балалар бакчасын һәм Казан федераль университеты каршындагы 2нче гимназияне һәм 32нче музыка мәктәбен алачак.
Милли мәгариф үзәгенең төп үзенчәлеге – тарих, традицияләр, халык мәдәнияте нигезендә өзлексез рәвештә туган телдә белем алу процессын балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йорты үзара бәйләнеше аша гамәлгә ашыру.
2 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Күпмилләтле Россия – күпмилләтле Татарстан» факультатив уку курсын өйрәнүнең концептуаль, мәгънәви һәм методик аспектлары» дип исемләнгән темага тарих, җәмгыять белеме укытучылары өчен семинар үткәрелде.

Республикада капиталь ремонт ясалган мәктәпләр арасында үткәрелгән бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Быел капиталь ремонт программасы буенча Татарстанда 159, шул исәптән 8 коррекцион мәктәп, төзекләндерелгән.

Казанга Кырым Республикасының министр урынбасары Айдер Аблятипов җитәкчелегендәге Фән һәм яшьләр министрлыгы вәкилләре килде.
Кичә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кунаклар - Кырым Республикасының милли оешмалар җитәкчеләре, методистлар, мәктәп директорлары һәм иң яхшы укытучылар белән очрашты.

1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
8-28 сентябрьдә “Орленок” Бөтенроссия балалар үзәгендә “Президент спорт уеннары” Бөтенроссия  мәктәп укучылары ярышларының финал этабы үтте. Татарстан Республикасы данын әлеге ярышларда Казан шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 177нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе командасы яклады.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Наил Мәһдиев һ.б. катнашты. РТ Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итүенчә, мәктәпкәчә белем бирү – гомуми башлангыч белем бирүнең иң беренче баскычы һәм укытучылар алдында балаларны мәктәпкә әзерләү буенча конкрет бурычлар тора.
Мәскәү өзлексез математик белем бирү үзәге "Россия сегодня" Халыкара мәгълүмат агентлыгы һәм "Учительская газета" мәгълүмати ярдәмендә, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы теләктәшлегендә профильле өлкәләрдә чыгарылыш укучыларын югары дәрәҗәдә әзерләүне тәэмин итүче гомумбелем бирү оешмалары исемлеген төзегән. Татарстанның 11 мәктәбе биология-география, биология-химия, математика, социаль-гуманитар, социаль-икътисади, физико-математика, физика-химия һәм филология профильләре буенча чыгарылыш укучыларын югары дәрәҗәдә әзерләүне тәэмин итүче Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе исемлегенә кертелгән.
Казан шәһәренең Киров районында 2-нче Юго-Западная ур.,25 адресы буенча инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган яңа балалар бакчасы ачылды.
81-нче номерлы катнаш төрдәге “Карлыгач” (“Ласточка”) балалар бакчасы 120 урынга исәпләнгән. Аны бу елның март аенда сала башлаганнар, сентябрь уртасында бина куллануга тапшырылган.
Әлмәтнең 21 нче мәктәбендә укучыларны кадетлыкка кабул итү тантанасы үтте. Бу чара уку йортында 2007 елдан гамәлдә. Шул вакыттан алып бүгенгәчә 345 укучы тантаналы ант биргән. Бу юлы исә сынау срогын лаеклы үткән 70 малай һәм кызга “кадет” дигән мактаулы исем бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International