Казанда инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган яңа балалар бакчасы ачылды

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Казан шәһәренең Киров районында 2-нче Юго-Западная ур.,25 адресы буенча инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган яңа балалар бакчасы ачылды.
81-нче номерлы катнаш төрдәге “Карлыгач” (“Ласточка”) балалар бакчасы 120 урынга исәпләнгән. Аны бу елның март аенда сала башлаганнар, сентябрь уртасында бина куллануга тапшырылган.
Балалар бакчасы мөдире сүзләренә караганда, тәрбиячеләрнең 90%-ы рус, татар һәм инглиз телләрен яхшы белә. Шуларның 40%-ы тагын француз телен дә белә.
Шуны да билгеләп узарга кирәк, яңа балалар бакчасында физик яктан тәрбияләү һәм төрле авыруларга профилактика үткәрүгә зур игътибар биреләчәк. Бакчада яхшы җиһазландырылган физкультура залы һәм медицина блогы бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International