Әлмәттә кадетлар артты

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Әлмәтнең 21 нче мәктәбендә укучыларны кадетлыкка кабул итү тантанасы үтте. Бу чара уку йортында 2007 елдан гамәлдә. Шул вакыттан алып бүгенгәчә 345 укучы тантаналы ант биргән. Бу юлы исә сынау срогын лаеклы үткән 70 малай һәм кызга “кадет” дигән мактаулы исем бирелде. Аларны бу мәртәбәгә ия булулары белән район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International