ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Әлки районы мәктәпләре соңгы айларда җыйган макулатураны тапшырып, тагын биш теннис өстәле сатып алган. Район мәгариф идарәсе мәктәпләр җыеп китергән макулатураны аерым бер бинада пресслап, кабул итүчеләргә тапшыруны оештырган. Кәгазь-картон тапшырудан кергән акчага җәен биш теннис өстәле сатып алынып, мәктәпләргә таратылган иде инде.
Мәктәпләрдә укучылар чыгарылыш иншасын декабрьнең беренче чәршәмбесендә язачак. Бу хакта Россия Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең белем сыйфатын бәяләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Людмила Каврева белдерде.

30
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Мәскәү өзлексез математик белем бирү үзәге "Россия сегодня" Халыкара мәгълүмат агентлыгы һәм Балачак психологик-педагогик проблемалары институты 21 регионнан мәгариф идарәсе оешмалары һәм "Учительская газета" мәгълүмати ярдәмендә “Россиядәге муниципаль балалар бакчалары-2014” рейтингын төзегән. Әлеге исемлектә 4 меңгә якын мәктәпкәчә белем бирү оешмасы бар.

26
сентябрь, 2014 ел
җомга
Бүген ТР Фәннәр академиясендә Е. К. Завойский исемендәге Халыкара премияне тапшыру тантанасы узды. Премия электрон парамагнит резонансы (ЭПР) өлкәсендә зур өлеш керткән галимнәргә тапшырыла.
Иртәгә, 27 сентябрьдә төп дулкында йомгаклау аттестациясен үтә алмаган 182 тугызынчы сыйныф укучысы математикадан кабат имтихан тапшыра. Кабаттан дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру өчен республикада 4 имтихан тапшыру пункты булдырылган: Казан шәһәренең 155нче гимназиясе, Яшел Үзән шәһәренең 10нчы гимназиясе, Лениногорск шәһәренең 8нче гомумбелем бирү мәктәбе, Түбән Кама шәһәренең 12нче гомумбелем бирү мәктәбе.
“Ак барс” – “Сибирь” хоккей уенынының “Яңа гасыр” каналында турыдан-туры трансляцияләнүе сәбәпле “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруының 27 сентябрьдә эфирга чыгу вакыты 17 сәгатьтән 16.30 сәгатькә күчерелә.

25
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Социаль навигатор” проекты кысаларында Мәгарифне үстерү институты белән берлектә РИА Новости регионнардагы мәгариф идарәләре сайтларының мәгълүмати ачыклык рейтингы төзегән. Тикшерүчеләр РФның 83 субъектыннан 82 сайтта урнаштырылган мәгълүматларның никадәр ачык һәм кызыклы булуын өйрәнгән. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты Россия мәгариф идарәләре органнарының иң яхшы ун сайты исемлегенә керде һәм 84 сайт арасында 6нчы урында урнашты!
25 сентябрьдә “Татнефть Арена” боз сараенда балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең кул эшләреннән округ буенча уздырыла торган күргәзмәнең республика этабындагысы ачылды.
Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә (элекке Укучылар йорты) яңа уку елыннан 64 түгәрәк үз эшен башлап җибәргән. Узган еллардан аермалы буларак, быел биредә техник иҗат юнәлешендәге түгәрәкләр санын арттырганнар.
Киләсе елның февралендә тәүге мәртәбә рус теле һәм география буенча дәүләт имтиханнарын тапшыру оештырыла. Бу хакта Иҗтимагый палатада уза торган “БДИ барышын җәмәгатьчелек күзәтүе” форумында Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International